Бүгеннән “Шартлы рәвеш” оператив- профилактик операциясе башлана
ТР буенча Җазаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең һәм ТР Эчке Эшләр Министрлыгының 2025 нче елның 3 июнендә чыгарылган 283/225 нче номерлы Боерыгы нигезендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлекчәсе һәм җазаларны үтәтү инспекциясенең Арча муниципальара филиалы хезмәткәрләре тарафыннан 16-20 июнь көннәре арасында “Шартлы рәвеш” дип исемләнгән комплекс оператив- профилактик операция уздырылачак.
Операциянең максаты - районда оператив хәлне тотрыкландыру һәм ирегеннән мәхрүм ителмичә генә җәза үтәүче, яки ирегеннән мәхрүм ителеп вакытыннан иртәрәк кайткан затлар тарафыннан кабат җинаять кылуны кисәтү. Шушы уңайдан безнең районда яшәп Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлекчәсе һәм җәзаларны үтәтү инспекциясенең Арча муниципальара филиалы Теләче дислокациясендә учетта торучы барлык кеше тикшерелергә һәм алар белән төрле профилактик чаралар үткәрелергә планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев