Быел Рамазан ае 28 февральдә кояш баегач башлана. Уразаның беренче көне - 1 март, соңгы көне- 29 март.
Ураза бәйрәме - 30 март. Соңгы тәравих - 28 март.
🔸2025 елга фитр сәдакасы күләме, дини бәяләмә буенча, 1/23 тәшкил итә. Ул аз керемлеләр өчен 250 сум, уртача керемле кешеләр өчен 800 сум, байлар өчен 1300 сумнан башлана.
🔸Фитр сәдакасының күләме хөрмә, арпа, бодай һәм йөзем кебек азык-төлек продуктларының уртача бәясеннән чыгып исәпләнә. 250 сум минималь һәм аны түләү мәҗбүри. 800 сум һәм 1300 сум түләргә тәкъдим ителә торган сумма. Кеше, әгәр тели икән, күбрәк түләргә хокуклы.
🔸 Җитди сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган фидия сәдакасы түли, аның минималь суммасы 400 сум тәшкил итә, әмма сумма, ашауга тотылган тәүлеклек уртача чыгымнарны карап, арттырылырга яки киметелергә мөмкин.
Нет комментариев