Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Быелның 1 июленнән этләрне исәпкә алу (чиплаштыру) буенча канун гамәлгә керде

Быелның 1 июленнән этләрне исәпкә алу (чиплаштыру) буенча канун гамәлгә керде. Ул 2023 елның 5 апрелендә Россия Хөкүмәте тарафыннан чыгарылган 550 номерлы карар нигезендә гамәлгә ашырылачак.

Бу хакта газета укучыларыбызга тулырак мәгълүмат бирү өчен без берничә сорау белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гариповка мөрәҗәгать иттек.

- Этләрне электрон исәпкә алу (чиплаштыру) ни өчен кирәк?

- Беренчедән, аннан башка этләрне чит илгә чыгармаячаклар, икенчедән, күргәзмәләрдә, чемпионатларда катнаша алмаячаклар, өченчедән, этләрне бер-берсе белән алыштыру мөмкинлеге булачак, токымнары буталмый, өченчедән, прививка исәбе кереп барачак. Югалган этләрне табу бермә-бер җиңел булачак. Теркәлү өчен эт хуҗасының паспорты, ИНН һәм СНИЛС кебек документлары булуы шарт. Этне тууга, яки сатып алгач, 30 көн эчендә теркәү мәҗбүри.

- Әлеге срокка сыеша алмасаң, нинди җәза карала?

- Ике меңнән дүрт меңгә кадәр штраф түләттерү карала. Закон бозу тагын кабатланса, ул чакта эт хуҗасына биш мең сум чыгарып салырга туры киләчәк.

- Чиплар эткә ни рәвешле урнаштырыла?

- Нәни генә, шариксыман электрон чип ике-өч айлык һәм аннан өлкәнрәк этләрнең муен тирәсенә шприц белән кертелә. Электрон чип аша эт турындагы бөтен мәгълүматны алып булачак. Бер этне исәпкә кую бәясе - 250 сум.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев