Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәмнәр онытылмасын

Минем күңелем яз ямен ярата. Тирә-якка күз атып, сез дә сокланасызмы?.. Бүген менә табигатьнең иң матур, саф мәле!.. Тормыш гаҗәеп бит ул, аны күрә белергә генә кирәк, ә табигать – үзе бер могҗиза.

Әйе! Туган ягыбызда яз фасылы хакимлекне үз кулына алды, әмма кышның әле бирешергә һич кенә дә исәбе юк! Тик ямьле язны инде озак көтәргә туры килмәс, язязлыгын итәр... Халкыма яз ае күп кенә милли бәйрәмебезне якынайта. Шуларның берсе – Май чабу (Масленица). Ул – чиркәү каршы килми торган бердәнбер бәйрәм. Әлеге бәйрәмнең ахыргы көне Субаш авылында ел да зурлап уздырыла. Гармун, баяннарга җырлашып, кызыклы уеннар уйнап, тәмле белен, коймаклардан авыз итеп, быел да май чаптык, кышны озаттык. Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар дибез, моны һәркем шулай ди. Җиденче март кичендә бәйрәм уңаеннан “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле түтиләре “Чәчкәләр” һәм “Гөлләр” командасына бүленеп, нәфис затлар хөрмәтенә  “Җырлы-биюле кичә” тәкъдим иттеләр. Бу кичне залда авыл көе, озын көйгә салынган җырулар янгырады, олысы-кечесе, яше-карты теттереп чабатага биеде, хәтта шигърият өлкәсендә дә үзен сынап карады. Кыскасы, тамашачылар кичәдән бик озакка җитәрлек рухи азык алып таралышты.. 

Зоя Павлова, Субаш авылы.

Мәкаленең тулы версиясен район газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев