«Чәчәкләр китерегез Тукайга...»
20-23 апрель көннәрендә Казанда Габдулла Тукай исемендәге XVI «Чәчәкләр китерегез Тукайга...»(Хәсән Туфан) Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уза.
Катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләрен, шулай ук башка авторларның әсәрләрен һәм Габдулла Тукайга багышланган үз әсәрләрен тәкъдим итәләр.
Кичә, 20 апрельдә район этаплары җиңүчеләре, шулай ук урта һәм югары уку йортлары студентлары өчен конкурсның республика этабы М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында үткәрелде. Әлеге бәйгедә безнең районнан Теләче мәктәбеннән Әхмәтвәлиев Данияр, Шәтке мәктәбеннән Вәлимөхәммәтова Сәмирә, Баландыш мәктәбеннән Җаббарова Фәридә катнаштылар. Әхмәтвәлиев Данияр беренче турдан узып, икенчесендә катнашу хокукына ия булды. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев