Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәүләт программасы нигезендә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале уздырыла

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елдан башлап ел саен «Татарстан Республикасында 2016-2025 елларга архив эшен үстерү» дәүләт программасы нигезендә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале уздырыла.

Фестивальдә катнашу өчен мөрәҗәгать итүчеләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитетына5 февральгә кадәр, кәгазь яки электрон рәвештә,  гариза бирәләр.

Фестивальне уздыру тәртибе, сроклары, уздыру шартлары турында мәгълүмат, фестиваль башланганчы 14 календарь көннән дә соңга калмыйча, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының архив эше буенча рәсми сайтында (http://arhiv.tatarstan.ru) урнаштырыла.

Мөрәҗәгатьләр өчен телефон 21-693.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев