Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Диспансеризацияне вакытында үтәргә онытмагыз!

Проект «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектының бер өлеше булып тора.

Озак елларга сәламәтлекне саклап калу өчен профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны вакытында үтәргә кирәклеген медицина хезмәткәрләре даими искәртеп тора. Диспансерлаштыру – авыруларны профилактикалау буенча төп чараларның берсе –  ул авыруларны иртә ачыкларга ярдәм итә.

Диспансеризацияне ничә тапкыр үтәргә кирәк?

Организмны даими рәвештә тикшереп торырга кирәк. Гадәттә диспансерлаштыруны 18–39 яшьтә 3 елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң ел саен үтәргә кирәк.  2026 елда 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005, 2008  елларда туган кешеләрнең диспансеризация узу чираты.

Диспансерлаштыру 2 этапта үткәрелә:

I этап пациентларда хроник йогышлы булмаган авырулар билгеләрен, аларның үсеше куркыныч факторларын, наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан табиб билгеләмәсенән башка үткәрелә.

II этап диагнозны төгәл билгеләү өчен өстәмә тикшерүләр үткәрү өчен медицина күрсәтмәләрен ачыклаганда кирәк була.

Диспансеризациягә ничек язылырга?

1. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша.

2. Паспорт һәм медицина полисы белән яшәү урыны буенча поликлиникага килергә.

 

Эшләүче гражданнар, диспансеризация узу өчен  бер көн түләүле ял ала ала.   Сәламәтлегегезгә игътибарлы булып,  диспансеризацияне вакытында үтәргә онытмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев