Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Дус - тату һәм бердәм коллектив

20 июль көнне илебез җәмәгатьчелеге Металлургия хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан Теләче стадионында быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтүче Казан шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “Татсаль” ширкәте һәм аның компанияләр төркеме зур бәйрәм чарасы үткәрде.

Шунысы игътибарга лаек, 200 дән артык хезмәткәре булган ширкәтне райондашыбыз, Сауш авылы тумасы Рәшит Әхмәт улы Габдрахманов җитәкли. 

Һөнәри бәйрәм чарасының беренче блогы зур җитезлек һәм төгәллек таләп итә торган спорт ярышлары, күңелле, мавыктыргыч уеннар һәм  футбол уены белән Теләче стадионында үткәрелсә, икенче блокта исә хөрмәтле металлургларыбыз, “Туган авыл”  күңел ачу комплексында мул сыйлы табын артында, бай концерт программасын тамаша кылды. Моның өчен кала артистлары - алып баручы Илназ Миңнеханов, тавыш операторы, җырчы егет Эдуард Данилов, якташыбыз, Алан авылы тумасы, җырчы егет  Айнур Каюмов, “Яз” бию төркеме егет- кызлары һәм Ялкын” вокаль - инструменталь ансамбле егетләре сәләтләрен һәм тырышлыкларын кызганмадылар.

Теләче стадионында зур оешканлык белән узган спорт ярышларын (аны үткәрүдә “Теләче”, “Юность” спорт мәктәпләре, балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге хезмәткәрләре зур тырышлык куйды) тантаналы шартларда кереш сүз белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин белән җаваплылыгы чикләнгән “Татсталь” ширкәте генерал директоры Рәшит Габдрахманов ачып җибәрде. Тантанада юбилей елы уңаеннан җаваплылыгы чикләнгән“Татсталь” ширкәте һәм аның компанияләр төркеме оешуга ук эшли куя башлаган хезмәткәрләргә медальләр тапшырылды.

“Туган авыл” күңел ачу комплексында узган чарада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин сәламләде. 

Фәнил Гаязов.

Бу хакта тулырак район газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев