Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Ел хатын - кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

«Ел хатын - кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» традицион республика бәйгесе республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны һәм ир- атларны ачыклау һәм күрсәтү, гаилә институтын ныгыту максатыннан үткәрелә.

Әлеге бәйгедә Теләче районыннан да, ел саен, лаеклы хатын - кызларыбыз һәм ир - атлар катнаша. Быел да райондашларыбыз сынатмады.

Бүген Биектау районында  узган бәйгедә «Хатын- кыз - Ана» номинациясендә ике бала анасы Якупова Люзия Рашат кызы  һәм махсус хәрби операция зонасына егермедән артык сәфәр ясап, райондашларыбыздан җыелган гуманитар ярдәмне сугышчы егетләребезгә илтеп тапшырган Әхмәтвәлиев Фәнил Фидаил улы катнашты. Фәнил Фидаил улы "Изге йөрәкле ир - егетләр» номинациясендә җиңү яулады.


Конкурсның финалы, гадәттәгечә Казанда, Татарстан Республикасы Рәисе  катнашында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев