Эшчәнлекләре белән таныштылар
Район яңалыклары

Эшчәнлекләре белән таныштылар

Бүген районыбызда еврей автоном өлкәсеннән Авыл хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Пащенко Александр Николаевич җитәкчелегендә делегация булып китте.

Аларны районга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нияз Хурамшин озата килде. Делегацияне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов каршы алды.  

Эшлекле сәфәр вакытында районыбыз кунаклары «Август-Теләче» ширкәтенең ашлык кабул итү, киптерү, чистарту һәм саклау комплексында, танылган фермер Сәгыйть Гыйниятуллин хуҗалыгында һәм «Нәүрүз» авыл хуҗалыгына караган «Теләче сөт – май заводы» нда булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. 


Нет комментариев