Эшлекле чара - Теләчедә форум булып үтте
Бүген Теләчедә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсенең “Нәтиҗәгә эшлибез!” дип исемләнгән хисап программа форумы узды.
Район мәдәният йортында узган форумның эшендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге активы, район һәм җирлек депутатлары, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният учрежениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук хезмәт династияләре, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр, Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга ярдәм күрсәтүче волонтерлар төркемнәре вәкилләре, махсус хәрби оерациядән кыска вакытлы ялга кайткан райондашларыбыз һәм аларның гаиләләре катнашты.
Әлеге форум - республикада, шул исәптән районыбызда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе кабул иткән программаның үтәлешенә нәтиҗә ясау һәм алдагы бурычларның юнәлешләрен билгеләү максатыннан үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, моннан биш ел элек, VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларына әзерлек барышында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Халык программасы 2021 елның августында кабул ителгән иде. Районыбыз халкы да бу исәптән программага үз тәкъдимнәре белән актив катнашты.
Иң элек форумда “Бердәм Россия” Бөтенроссия” сәяси партисенең Теләче җирле бүлеге, секретаре, Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында моннан биш ел элек кабул ителгән Программа нигезендә районыбызда башкарылган эшләргә тукталды.
Теләчедә футбол манежы, Югары Мәтәскә авылында клуб һәм фельшерлык - акушерлык пункты, Ямбулат авылында клуб төзү, Теләче урта мәктәбенә, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенә, район үзәк хастаханәсенә, Үзәк балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрү - кабул ителгән карарларның тормышчанлыгын күрсәтә. Район үзәгендә өч катлы мәһабәт бина - “Киләчәк” яшьләр үзәге төзү һәм халык мәнфәгатьләрен күзаллап, этаплап салынган һәм төзекләндерелгән”Тюлячка” белән Теләче үзәк ял паркы һәм башка ял итү урыннары, “Безнең ишегалды” программалары районыбыз халкында киң яклау тапты, - диде район башлыгы.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин , VIII сакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физкультура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Кәлимуллин, VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольсфон катнашы һәм чыгыш ясады. Моннан тыш, алар форумда катнашучыларның сорауларына да җавап бирделәр, фикер - тәкъдимнәрен һәм гозерләрен тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев