“Флюид-арт” техникасы буенча осталык дәресе узды
Теләче үзәк китапханәсендә “Флюид-арт” техникасы ярдәмендә рәсем ясау буенча осталык дәресе узды.
Кызыклы да , мавыктыргыч та булган әлеге дәресне педагог, дизайнер Рәзинә Нуртдинова үткәргән.
Бүгенге көндә акрил буяу ярдәмендә рәсем ясау декоратив һәм кулланма иҗатның популяр юнәлешләренең берсе. Моннан тыш ул бик мавыктыргыч, иң мөһиме – рәссам осталыгын таләп итми. Әлеге чарада катнашучылар рәсем сәнгате белән беренче тапкыр гына очрашсалар да үз хезмәтләренннән бик канәгать калганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев