Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында күп чаралар уза

Халкыбызнын бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел 140 ел була. Шул уңайдан Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында күп кенә чаралар үткәрелә.

Бүген иң кечкенәләр төркемендә (тәрбияче — Хуҗина Р.Г.) чираттагы чара булды: балалар «Кызыклы шәкерт» шигыренең инсценировкасын карап, шагыйрьнең әсәрләре белән танышуны дәвам иттеләр. Балалар тамашаны зур кызыксыну белән күзәттеләр, таныш юлларны кабатладылар, геройларны сурәтләделәр. Мондый очрашулар тәрбияләнүчеләргә милли әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә, сөйләмне, хыялны һәм иҗади сәләтне үстерергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев