Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Һөнәри бәйрәм белән!

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.

Мәдәният бик үзенчәлекле тармак. Кешеләрнең ялын файдалы, күңелле оештыру, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету - боларны күңел кушуы тойган талантлы кеше генә башкара ала. Сез җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгытуда һәм мәдәни мәгърифәтнең бурычларын тормышка ашыруда зур өлеш кертәсез. Россиядә Ватанны саклаучылар елында халыкны, шул исәптән үсеп килүче буынны гомумкешелек кыйммәтләре белән, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә сезгә зур җаваплылык йөкләнә. Һөнәри осталыгыгыз матурлыкны күреп һәм аларны башкаларга җиткерә алуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә алга таба да кешеләрне яратып, аларга тәэсир итәрлек сүзләр табып, җыр-моң, шигърият дулкынында, халыкны илһамландырып, иҗат казанында кайнап, бергәләп матур күрсәткечләргә ирешергә язсын. Сезгә сәламәтлек, иҗади илһам, яңа үрләргә ирешүегезне телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев