Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Якташларыбыз иҗаты

Бүген сезгә Җәүдәт абый Мөхәмәтшин шигырын тәкьдим итәбез

Фотода: Сауш авылы. Автор: Наилә Рахматуллина 

 

Ак атларда урамнарны ,
әйләнсәк иде туган !

Сагынамын авылымның,
Ак карлы урамнарын...
Көртләр баскан ,тар сукмагын-
Чишмәнең бураларын.

Гармун уйнап,бер җырлашып,
Узыйк авыл урамын !
Яратамын мин кышларның,
Җил себерткән буранын.

Кышкы авыл урамыннан,
Җиккән атлы чанада..
Үтсән иде бер туздырып-
Дуслар булганда янда !

Җил себертә ак карларны,
Уйный җәяүле буран.
Ак атларда урамнарны ,
Әйләнсәк иде туган !

Җәүдәт Мөхәмәтшин.Казан -Сауш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев