Якташларыбыз иҗаты
Ватанны саклаучы ир - атлар...
Киң болында үлән утлап йөри
Сокландыра безне шул атлар...
Гомер буе шушы атлар белән
Тормыш иткән безнең ир - атлар.
Күндәм булган алар бар эшкә дә
Җирен сөргән, йөген ташыган...
Гел янәшә булган, хуҗасы күк,
Тормыш нужасын да татыган.
Яшь киленнәр төшкән бәхет юрап,
Кыңгыраулар таккан атларда...
Татар йорты һәрчак ишле булган,
Бергә булган авыр чакларда.
Борынгыдан килгән сабантуйда
Аргамаклар, атлар чабышы...
Дөнья мәйданында көрәш бара
Дөреслектә илләр ярышы.
Ир - атларны атка тиңләп һәрчак
Бер соклану белән язганнар...
Аз түгел бит, гомерләрен биреп
Эш атыдай эштә янганнар.
Тарихлардан укып беләбез без
Яуга кергән татар атлары...
Заман башка хәзер, атлар кебек
Утка керә илнең уллары...
Илең имин булып, җәйләүләрдә
Чабып йөрсен иде шул атлар...
Сезнең алда башны иябез без
Ватанны саклаучы ир - атлар!
Минҗиһан.Теләче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев