Туган як кышы
Тынып калган кабат кышкы урам,
Тик шыгырдый аяк аслары.
Бит очларын үбеп алды суык,
Сөрелмәле керфек-кашларны.
Каршымдагы гади матурлыктан
Килә алмый торам һушыма.
Бүген тагын гашыйк булдым инде
Туган якның сихри кышына...
Дания Миннебаева
Нет комментариев