Бу сорауга Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН җавап бирде.
— Дин буенча, туганыңа, дустыңа сәгать бүләк итәргә ярый һәм гомер аның аркасында кыскармый. Адәм баласының җир йөзендә нихәтле гомер итәчәге Аллаһы Тәгалә тарафыннан алдан билгеләнде. Шуңа күрә ул кыскармый һәм озынаймый да. Ләүхел-мәхфуз китабында һәр кешенең гомере никадәр билгеләнгән булса, ул җирдә шуның хәтле яшәячәк.
Чыганак:ирекмәйданы
Нет комментариев