Янгынга каршы махсус режим кертелде
Язгы-җәйге сезонга бәйле рәвештә, республика территориясендә коры үлән яну белән бәйле янгыннар саны да арта. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апрельдэге 420 номерлы карары нигезендә, агымдагы елның 25 апреленнән алып 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Үз чиратында РФ КоАП 20.4 маддәсенең 2 нче өлеше буенча җәлеп итү бары тик коры үлән үсемлекләрен яндыруга, чүп-чар, үләннәр, яфраклар яндыруга, азык әзерләү өчен ачык ут куллануга, материаллар, чүп-чар, үлән һәм башка калдыкларны җыю өчен биналар, корылмалар һәм корылмалар арасында янгынга каршы аралардан файдалану, территорияне коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан һәм башка төрле янучан материаллардан чистартуга бәйле хокук бозулар өлешендә генә гамәлгә ашырылачак.
Искәртеп китәсе килә, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексынын 20.4 матдәсенең 2 статьясы нигезендә янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган шул ук гамәлләр;
гражданнарга - ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр;
вазыйфаи затларга - утыз меңнән алып алтмыш мең сумга кадәр;
эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - алтмыш меңнән сиксән мең сумга кадәр;
юридик затларга - дүрт йөз меңнән алып сигез йөз мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча эчке эшләр министрлыгының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы эчке эшлэр хезмәте подполковнигы Л. М. Хәкимуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев