Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Яратыйк Туган телне! (бәйге өчен)

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан “Күңелем шигырь яза” дип исемләнгән шигырь бәйгесе бара.

Яратыйк Туган телне!

Татар теле-анам теле,
Тукай абый теле ул.
Су анасы, Шүрәлене
Яраттырган тел дә ул.
Тукай абый шигырьләрен,
Мактый-мактый ятлыйбыз.
Аны белә белгәннән үк,
Сихерләнеп укыйбыз.
Былтыр белән Шүрәлене,
Ничек уйлап тапкан ул?
Укысыннар, уйлансыннар
Дигән уйда калган ул.
Яратам мин Былтырны,
Куркамын Шүрәледән.
Укый-укый үзем дә мин,
Шүрлимен Шүрәледән.
Шүрәле дип куркытмагыз,
Барыбер ирек бирмәм.
Тукаебыз ул бер генә,
Төшмәсен телебездән.
Тукай абый белән бергә,
Онытмыйк Туган телне.
Буыннардан буыннарга,
Яшәсен Шүрәлесе.
Ана телен һәрберебез,
Хөрмәт итик, яратыйк.
Татар булуыбыз белән
Шатланыйк, горурланыйк!

Сәхәбиева Ләйлә, 6 сыйныф, Олы Мишә урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев