Яшь җиңүчеләрне котлыйбыз!
Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Абдуллин Риназ, Галиев Ильзат, Хадиева Аделина, Ханипова Гаухар (тәрбиячеләре Сәетова Д.Р., Шакирова Г. И.) «Бозда һәм суда уяу булырмын» дигән республика рәсем һәм видеороликлар бәйгесендә катнаштылар.
Бәйге йомгаклары буенча әлеге балалар җиңүчеләр исемлегендә. Аларны Казан шәһәренең Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәгенең дипломнары һәм Кубок белән бүләкләнделәр! Яшь җиңүчеләрне котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев