«Яшь журналист» иҗат бәйгесенә старт бирелде
Якташларыбыз - ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов һәм язучы, балалар шагыйре, журналист Дания Гайнетдинова истәлегенә багышланган IV «Яшь журналист» иҗат бәйгесенә старт бирелде.
Бәйгенең максаты - каләм тибрәтүчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Бәйгене "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең "Теләчиинформ" филиалы, “Татарстан” ДТРК ФДУП филиалы һәм ТР Журналистлар берлеге иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздыра.
Бәйгедә, республика буенча, гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 - 11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Җиңүчеләрне бүләкләү май аенда узачак.
Иҗади эшләрне tulinf@rambler.ru адресында кабул итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев