Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Идел-йорт» фестиваль-конкурсы кысаларында иҗат лабораториясе узды

Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә Ш.З. Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXVI төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗат лабораториясе булды.

Чарада Татарстанның Теләче, Кукмара һәм Балтач муниципаль районнарыннан театр коллективлары вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучыларга Казан дәүләт мәдәният институтының атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Шиһапова Илсөяр Илдус кызы сәхнә теле, Әтнә дәүләт драма театрының артистлары Рәзилә Шәрифуллина  һәм Зөһрә Хөсәенова  актерлык осталыгы серләре белән уртаклашты. Очрашуның икенче өлешендә А.Чеховның «Тәкъдим» әсәре буенча куелган спектакле тәкьдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев