Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Икмәк булса, җыры да була

Районыбыз кырларында тулы куәткә урак өсте бара.

Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин иртәнге сәгатьләрдә җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте белән “Алан” акционерлык җәмгыяте кырларында булып, урып - җыю эшләренең барышы белән танышты һәм урак барышында алдагы биш көндә югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән игенче - механизаторларга акчалата кызыксындыру премияләренең сертификатлары тапшырды. 

Әлегедәй бүләккә, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән Рәмис Хәнәфиев, Ильяс Җәләлетдинов, Данил Шигаев лаек булса, “Алан” акционерлык җәмгыятеннән Ренат Гатауллин, Илһам Мөҗипов, Марат Вәлиуллин, Айрат Сабиров белән Рамил Сибгатуллин лаек булды. Комбайнчылар, ашлык ташучы шоферлар һәм хезмәт күрсәтүче техник персонал район башлыгының тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен ишетүдән тыш, район мәдәният йорты каршында автоклуб мөдире Рәзилә Гәрәева җитәкчелегендә эшләп килүче агитбригада кызлары чыгышын да яратып тамаша кылды.

Бу уңайдан район башлыгы үзенең чыгышында классик гыйбарәгә мөрәҗәгать итеп: “Икмәк булса, җыры да була!” - дип ассызлыклап куйды.

Үзешчән артистларның чыгышлары кырда эшләүче ир – егетләрнең иңнәренә канатлар куйгандыр, беләкләренә көч - егәр өстәгәндер дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев