«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте
Район яңалыклары

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте

24 апрель көнне Казан шәһәрендә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте. Безнең районның 4 укучысы әлеге тантанада катнашып, бүләкләнделәр.

Алан урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Касимов Ранил һәм Баландыш төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Саруханян Милена - 3 нче урынга, Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мөхәрләмова Азалия – 1 урынга ия булдылар!  Укучыларның җитәкчеләре: Гатауллина Дания Гарәфетдин кызы, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы, Сәхәбиева Люция Заһит кызы һәм Хәйртдинова Язилә Рәфхат кызы.

Котлыйбыз! Һәм алга таба да иҗат чишмәләре саекмавын телибез.

 


Нет комментариев