22 апрель көнне Казан шәһәрендә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте.
Безнең районның 2 укучысы әлеге тантанада катнашып, бүләкләнделәр. Алан урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Касимов Ранил - 1 урынга лаек булды. Баландыш төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гыйлаҗова Тәнзилә- лауреат булып танылды. Укучыларның җитәкчеләре: Гатауллина Дания Гарәфетдин кызы, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. Котлыйбыз! Алга таба да иҗат чишмәләре саекмавын телибез.
Нет комментариев