Илнур Каримуллин: «Юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга чакырабыз!»
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле зыяннарның авырлыгын киметү буенча чаралар узачак. Бу хакта ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Хәлим улы Каримуллин аңлатты.
- 2026 елның 7 аенда оператив мәгълүматлар буенча каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 112 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 58 кеше һәлак булды һәм 172 кеше яраланды. Каршы як полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында агымдагы елның 13-26 август көннәрендә «Каршы як полоса» профилактик чарасы узачак. Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, узып китүне башлаганчы, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм узып китү процессында ул башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәрәкәт һәм комачаулык тудырмаячагына ышанырга тиеш.
Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә җиде мең биш йөз сум күләмендә административ штраф салына яисә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрттән алтыга кадәр вакытка мәхрүм ителә. Административ хокук бозуны кабат кылган очракта, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм ителүгә китерә, моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат йә әлеге гамәл кылган өчен хөкем ителгән зат тарафыннан хокук бозу кылынганда өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев