Илнур Каримуллин: «Самокатларда йөргәндә сак булырга киңәш итәбез»
ЮХИДИ хезмәткәрләре электр самокатларында йөргәндә җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләргә таянырга киңәш итә.
“Әлеге җайланмаларда йөргәндә куркынычсызлык шлемын, терсәк һәм тезләрне саклаучы махсус чараларны киегез. Алар егылу вакытында саклап кала. Моннан тыш, шуны истә тотарга кирәк: заманча транспорт чаралары шәхси актив ял итү өчен каралган. Сигвей, гироскутер, моноколесо һәм электр самокатларын машиналар йөри торган юлда куллану тыела”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Хәлим улы Каримуллин.
Электр самокатларында һәм башка шундый транспорт чараларында йөргәндә сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, тирә-юньдәгеләргә комачауламаска; хәрәкәт курсы буенча әйләнә-тирәне күзәтергә, кесә телефоны яки башка гаджетлардан файдаланмаска, музыка тыңламаска; куркынычсыз тизлекне сакларга, үз куркынычсызлыгыгызны күзәтергә, транспортны кисәк туктатмаска; бәрелү һәм аның белән бәйле бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен кешеләрдән, төрле киртә һәм объектлардан ераграк торырга; караңгы һәм тар, самокатта йөрү өчен комачаулаучы әйберләр күп булган урыннарда йөрмәскә киңәш итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев