“Иминлек каешы” оператив-профилактик чарасы бара
Район яңалыклары

“Иминлек каешы” оператив-профилактик чарасы бара

Районыбызда “Иминлек каешы” оператив-профилактик чарасы бара. Чараның төп максаты – юл хә­рәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешларын куллану юнәлешендә административ хо­кук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре ни­ге­зендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче һәм пассажирлар аны һәрчак эләктерергә бурычлы. Әмма таләп һәрвакытта да үтәлми.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хә­рә­­кәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, тран­спортта бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра! 


Нет комментариев