Иң мөһиме - табыш алу шарт
Бүген, ягъни 30 июль көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән без булган җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте районда көзге культураларны иң күп мәйданда игүче хуҗалыкларның берсе. Мәсәлән, биредә көзге бодай - 500, арыш культурасы 200 гектар мәйданда чәчелгән.
Атна башында ширкәтнең тәҗрибәле комбайнчылары - Илфат Габдуллин, Василий Архипов һәм Владимир Мазарченков көзге бодайның “Московская - 56” сортын җыеп алуга керешкәннәр. Ир - егетләр әүвәл 67 гектарлы көзге бодай басуын суктырсалар, алдагы көндә 178 гектарлы басуны җыеп алуга керешкәннәр. Бер гектардан җыеп алынган уртача иген уңышы 39 центнер тәшкил итә. Алар суктырган ашлыкны ындыр табагына түкми-чәчми БТЗ тракторына тагылган күп йөк сыдырышлы ”Ярославич-ПС-20” арбасы белән Ренат Галимҗанов һәм “КамаАЗ” шоферы Әхмәтвәли Нургалиев ташып тора. Соңгылары эштә өзеклек тудырмыйлар. Янәшәдә генә 500 тонна су сыдырышлы савыт куелган ГАЗ - 53 автомобиле белән Таһир Мостафин кизү тора. Бер чыктан икенче чыкка кадәр кырда эшләүче механизаторлар көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Бу уңайдан биредә тугызынчы елын җитәкче буларак хезмәт куючы Фәрит Гыйләҗетдинов: “Соңга калып эшләсәләр, өстәмә ризык алып киләбез, ындыр табаганда эш тулысынча механикалаштырылган, бар эш тә операторларга йөкләнгән”, - дип белдерде.
Чәчтем дә оныттым түгел. Чәчкәнне чыгымнарсыз җыеп алып, табышлы итеп сата белү дә шарт. Әлеге хуҗалык акча кереме зур булган көнбагыш, рапс кебек майлы, борчак ише кузаклы һәм аксымга бай кукуруз культурасын да мул игә. Мәсәлән, былтыр көнбагышны 370 гектарда иккән булганнар. Бер гектардан чыгышы 28 центнер тәшкил иткән. Килосын 37 сумнан сатканнар. Быел борчакны 350, орлыкка дигән кукурузны 300 гектар мәйданда иккәннәр. Соңгысыннан, мөгезле эре терлекләргә алты төрле комбиазык ясала. Киләсе язда комбиазыкны тавык - чебешләр өчен дә җитештереп сата башлау күздә тотыла.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев