Йөзү буенча ачык Кукмара муниципаль районы беренчелеге узды
9 февраль көнне Кукмара шәһәрендә Рәшит Хакимов истәлегенә йөзү буенча ачык Кукмара муниципаль районы беренчелеге узды.
Мамадыш, Балтач, Балык Бистәсе, Яр Чаллы, Түбән Кама, Арча, Менделеевск, Кукмара районнары командалары катнашкан әлеге ярышларда Теләче спорт мәктәбенең яшь йөзүчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
- Мөбәрәкова Сәйдә - 50 метрга ирекле стильдә йөзүдә 1 урын;
- Әхмәтҗанова Әдилә 100 метр араны комплекслы йөзүдә 2 урын, 100 метрга аркада йөзүдә 3 урын;
- Гыйниятова Азалия 100 метрга брасс йөзүдә 3 урын;
- Сөнгатуллин Ринас 50 метрга аркада йөзүдә 4 урын;
- Солтанов Солтан 50 метрга аркада йөзүдә 5 урын;
- Сафина Фәридә 200 метр араны комплекслы йөзүдә 9 урын;
- Садыков Раян 100 метр араны комплкслы йөзүдә 9 урын;
- Гыйниятов Әмир 100 метрга брасс йөзүдә 8 урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев