Иске Җөридә «Без юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез» дип исемләнгән чара узды
Бүген, 12 сентябрь көнне, Иске Җөри балалар бакчасында Татарстан Республикасы «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» ДБУның Саба районындагы профилактика бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы, Иске Җөри урта мәктәбенең ЮИД отряды,отряд җитәкчесе Бадриева Н.Р. белән берлектә «Без юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез» дип исемләнгән чара узды.
Чараның төп максаты: балаларның юл билгеләре турындагы белемнәрен формалаштыру,фикерләү,уйлау сәләтен үстерү.
- Бакчабызның махсус мәйданчыгында уздырылучы әлеге чара барышында, юл билгеләре,транспорт чаралары, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча табышмаклар әйтелде, сорауларга җаваплар бирелде. Сәяхәт итү вакытында килеп туган каршылыкларны белемнәргә нигезләнеп чишү юллары табылды. Чарада шулай ук самокат белән хәрәкәт иткән вакытта үтәлергә тиешле саклану чаралары барланды. Чара төгәлләнгәч Гүзәл Нәзифовна балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды, – дип хәбәр итә Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Каримуллина Г.С.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев