21 март - көн белән төн тигезләшкән көн. Бу көнне татар халкының иң матур йолаларының берсе булган - Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.

- Без дә, үз чиратыбызда, Иске Җөри балалар бакчасына йөрүче балалар белән бәйрәм хуҗасы булган Нәүрүзбикәне каршы алдык. Бәйрәмне без бик күңелле итеп билгеләп уздык – күңелле уеннар, җырлар, табышмак әйтүләр һәрбер баланың күңеленә хуш килде. Балалар татар халкының: “Түбәтәй”, "Йөзек салыш",“Йомырка куйган кашык тотып йөгерү” кебек уеннарында җитезлек күрсәттеләр. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә, – дип хәбәр итте Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Г.С. Кәримуллина.

Нет комментариев