Истәлекле көндә
Бүген Татарстан Республикасы Гербы көне. Әлеге уңайдан республикабызда, шул исәптән районыбызда тантаналы чаралар, тематик дәресләр уза.
Мәсәлән, аның иң тантаналысы һәм мәртәбәлесе, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин катнашындагысы, муниципаль район башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү секторында узды.
Биредә бертөркем яшьләребезгә паспортлар тапшырылды, 2025 елда туган сабыйларны тәбрикләү тантанасы булып үтте. Чарада паспорт алучы яшьләрнең һәм быел туган сабыйларның әти-әниләре, “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге, район үзәк хастаханәсе, “Ак барс” банкының Теләчедәге өстәмә офисы вәкилләре катнашты.
Әлеге тантаналар турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев