Юбилее белән тәбрикләделәр
Бүген Үзәк бистәсендә яшәүче Хәлилов Барый Хәлил улының 85 яшьлек юбилее.
Аны зур юбилее белән Теләче эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ильнар Зиннатуллин, эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советы рәисе Газинур Закиров һәм Үзәк авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Гүзәлия Сафиуллина тәбрикләде.
Барый абый озак еллар «Теләче» район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе дә булып тора. Аны, чын күңелдән тәбрик итеп, сәламәтлек, озын гомер телибез үзенә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев