Бүген иртән эшкә килгәндә генә дә күңелсезлеккә юлыктык.
Машина йөртүче ханым тиешле тизлекне сакламау аркасында юл кырыена төшеп киткән. Бәхеткә каршы, машинасы имгәнсә дә, үзе исән- сау.
Хөрмәтле шоферлар! Юлда кар астында бозлавык икәнне исегездән чыгармасагыз иде. Ярый да бүгенге бу күңелсезлектә идарәсен югалткан машина каршына икенчеләре очрамаган, ә киресенчә булса? Шушыларны истә тотып, үзебезнең дә, юлда йөрүче башка шоферларның да иминлеген кайгыртсак иде.
Нет комментариев