Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Юллардагы аварияләрнең күбесе каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга

Республикабыз юлларындагы аварияләрнең күбесе каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга.

Моңа беркадәр машина йөртүчеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, иминлекне тәэмин итмәүче югары тизлек белән хәрәкәт итеп идарәне югалтулары да сәбәпче.

Быел агымдагы елның биш аенда республикабыз юлларында каршы як полосага чыгу сәбәпле, 95 юл-транспорт фаҗигасы теркәлгән, шуларда 35 кеше һәлак булган, 167 се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Әлегедәй аянычлы һәлакәтләрне кисәтү макстыннан республика, шул исәптән районыбыз юлларында, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан әледән - әле “Каршы як полоса” дип исемләнгән профилактик акцияләр үткәрелеп тора. Акциянең соңгысы 10-19 июль көннәрендә үткәрелде. Бу уңайдан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция  капитаны Илнур Кәримуллин:

- Алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламавына инанырга тиеш. “Узып китү тыела” билгесе гамәлдә булган зонада, “Тоташ линия”  тамгасы булганда, кискен борылышларда һәм башка төр куркыныч урыннарда алдагы машинаны узып китү тыела, - дип белдерде.

Агымдагы елның биш аенда районыбыз юлларында әлегедәй кагыйдәләрне бозган 36 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Узган ел бу күрсәткеч 30 гына булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев