Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Ихлас теләкләр әйтелде, хөрмәтләнде

Бүген озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, Теләче районын торгызуда зур роль уйнаган һәм тырышлык куйган Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының шәрәфле мәгариф хезмәткәре, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте” өчен”, “Теләче районы алдындагы казанышлары “өчен” медальләре иясе, Теләче районының шәрәфле гражданины, Хезмәт ветераны Мансур Минзарип улы Газизовның 80 яшьлек юбилее.

Әлеге уңайдан аны муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин тәбрикләде. Аның адресына бик күп җылы, матур сүзләр әйтелде.

Алар тарафыннан юбилярга Татарстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медаль, Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җаббаров имзалаган Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы ветераннар Советы белән  район ветераннар Советының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Моннан тыш, юбилярга  җылы, ихлас тәбрикләү сүзләрен юбилярга муниципаль район башкарма комитеты җитәчесе Илнур Хамидуллин, муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Мараков, Теләче авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе Раил Мараков, “Ак барс банкы”ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фидәил Мортазин, яңадан торгызылган  Теләче районының тәүге состав көрәшчеләре -  Фәннур Мөхетдинов, республикабызның халык артисты Вил Усманов, юбилярның бертуган сеңлесе Роза, хәләл җефете Раиса ханымнар һәм юбилярның кызы Диана белән кияүе Илшат Фәйзуллин һәм оныгы Самир җиткерде.

Чын йөрәктән әйтелгән теләкләр республикабызның халык артисты Вил Усмановның моңлы да, дәртле булган дәртле җырлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев