Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кабат сертификатлар тапшырдылар

Районыбыз кырларында тулы куәткә 2026 ел урагы бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 август киченә алынган мәгълүматларга карганда, бөртекле  культуралар 10737 гектар мәйданда җыеп алынган. Планга карата эш үтәлеше – 48%. Җыеп алынган иген уңышының тулаем кереме 33 мең тонна. Бер гектарга  күчереп исәпләгәндә 30,7 центнер тәшкил итә. «Низамов М.Х.» крестьян – фермер хуҗалыгында бу күрсәткеч – 34,5, «Алан» АҖ – 33,6 центнер тәшкил итә. Район хуҗалыклары көзге бөртекле  культураларны, борчакны җыйнау эшен төгәлләп килә, күбесе арпа, солы суктырырга кереште. 

Бүген  иң күп икмәкне ҖЧ «Август- Теләче» ширкәтеннән Рәмис Хәнәфиев суктырды. Ул суктырган икмәк күләме 1645 тонна тәшкил итә. Икенче урында, шулай ук, «Август -Теләче»  ширкәтеннән Нәфис Мөхәммәтгалиев. Аның комбайн бункеры аша 1445 тонна ашлык узган. Өченче позициядә – «Алан» АҖ Ренат Гатауллин. Ул 1246 тонна икмәк суктырган. 

Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплыклары чикләнгән  «Игенче» һәм «Чулпан» ширкәтләре кырларында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, комбайнчылар, белгечләр һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып сөйләште. Азактан, урып-җыю кампаниясендә нәтиҗәле хезмәт куйган игенче – механизаторларга кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды. 

Әлегедәй сертификатка игеннәрне теземнәргә салучы  Ирек Каримуллин («Игенче» ширкәтеннән) белән суктыруда эшләүче Ренат Авзалов («Чулпан» ширкәтеннән) лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев