Казаклар авыл клубында «Карга боткасы» бәйрәме узды
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, «Карга боткасы» дыр.
Элек кешеләр ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Әлеге бәйрәм, бик күңелле итеп, Казаклар авыл клубында узды кичә. Чарага кечесе дә, олысы да җыелып, күңелеп ачты.
Халык иҗатын өйрәнү – безнең дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев