Казаклар авылы халкы да, янәдән, «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылды
Кичә районыбызның Казаклар авылы халкы да, янәдән, «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылды.
Әлеге авылның хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен, авыл клубына җыелып, токмач кисте.
Мондый акцияләргә һәркем йөрәк кушуы буенча килә. Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагына булыр. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә игелекле йөрәкле апалар.
Барыбызның да теләге бер — хәрбиләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев