Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Казанда «Мәктәп чисталык Кубогы» экология турнирының финалы узды

9 ноябрь көнне Казанда Бәшир Рамеев исемендәге IT паркта мәктәп укучылары командалары арасында берничә ай дәвамында барган «Мәктәп чисталык Кубогы» экология турнирының финалы узды.

Әлеге проект «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте гранты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Проектта 4 кешедән торган Татарстан Республикасы мәктәпләре командалары өч этапта катнашты: «Чиста уеннар» форматында экологик ярышлар (зона туры 15 сентябрь көнне Теләчедә үтте), ай дәвамында «Другое дело» платформасында онлайн-марафон биремнәре үтәү һәм финал - IT паркта экологик квиз. 

Әлеге турнирда безнең районнан Шәтке, Теләче мәктәпләреннән өч команда уңышлы катнашып финалга чыкты,  дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнде. Ә республикакүләм турнирны оештыруда катнашкан балалар дирекциясе әгъзасы Зәринә Сабировага проект җитәкчесе Максим Антонов һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, Алдынгылар хәрәкәтенең регион бүлек җитәкчесе Тимур Сөләйманов исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев