“Кеше китә – җыры кала” сериалы «ТНВ-Татарстан» hәм «ТНВ-Планета» каналларында күрсәтелә башланачак
Районыбызда төшерелгән, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Кеше китә – җыры кала” сериалы премьерасы 28 апрель көнне «ТНВ-Татарстан» hәм «ТНВ-Планета» каналларында күрсәтелә башланачак.
Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән әлеге сериалны тәкъдим итү чарасы бүген башкалабызның “Мир” кинотеатрында узды. Очрашуда Теләче районыннан да бер төркем делегация катнашты. Киноны караганнан соң тамашачылар сериалны төшергән команда белән аралашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев