Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Киләчәккә йөз тотып…

Бүген, ягъни 11 ноябрь көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте белән “Алан” акционерлык җәмгыяте терлекчелек комплексларында булып, биредә алып барылган төзелеш эшләре белән танышып кайттык.

Мисал өчен, бүген “Игенче” ширкәтендә, моннан берничә ел элек Казаклар авылы  терлекчелек комплексында  504 баш савым сыерына исәпләнеп төзелгән һәм файдалануга тапшырылган торак янәшәсендә  280 савым сыерына исәпләнгән яңа сыерлар торагы, “Алан” акционерлык җәмгыятендә исә 150 баш бозауга исәпләнгән торак төзелеп килә. Торакларның беренчесен, Арча районының механикалаштырылган төзелеш оешмасы төзүчеләре сафка бастырырга җыенса, Балыклы авылындагысын җаваплылыгы чикләнгән “Пирор + ширкәте егетләре төзергә алынган. Соңгысында, ике айга, ике айдан -  дүрт айга кадәр булган бозаулар салкын ысул белән тәрбияләнәчәк.

Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез төзелеш объектларын күрәсез. Бу хакта тулырак “Теләче”газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев