Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Киңәйтелгән утырышта

Бүген район Советының зур утырышлар залында район юл куркынычсызлыгы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин рәислегендә узган киңәшмәгә хокук сакчылары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, юллардагы куркынычсызлык өчен җаваплы ведомство җитәкчеләре чакырулы иде. 

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Ленар Рәфыйков, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Раил Мараков,  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениеcенең Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе  Олег Космаков катнашты һәм чыгыш ясады.

Киңәйтеләгән киңәшмәдә кереш һәм йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин чыкты. Азактан, киңәшмәдә яңгыраган чыгышлар буенча тиешле карарлар кабул ителде, аерым оешма җитәкчеләренә бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев