Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Китапханә лагеры» күңелле уеннар белән башланып китте

Кичәге «Китапханә лагеры» ачык һавада күңелле һәм мавыктыргыч уеннар белән башланып китте. Балалар үзләренең спорт осталыкларын, җитезлекләрен һәм команда белән эшләү сәләтләрен күрсәттеләр.

Актив уеннардан соң «Сәламәт бул!» темасына рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Балалар иҗади һәм бай фантазияләрен күрсәтеп, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган рәсемнәр ясадылар.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Фәхриева Әлфинә Сөләйман кызы сәламәтлекне ныгытуга һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән кызыклы һәм файдалы дәрес үткәрде. Ул стрессны җиңү юллары һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән дөрес аралашу серләре белән таныштырды.

Көн ахырында «Брелок ясыйк» дигән мастер-класс узды. Анда һәркем үз куллары белән кабатланмас, үзенчәлекле аксессуар ясый алды. Бу шөгыль балаларга күңел ачу гына түгел, ә иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен дә менә дигән мөмкинлек тудырды.

#ЛетовТатарстане
#ҖәйТатарстанда
#Библиолагерь
#ДеньЗдоровья #Тюлячинскаяцентральнаяидетскаябиблиотека

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев