Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Китапханәсез, клубсыз авылда безне көтәләр

Заманалар үзгәрә, дөнья яңара. Әмма әхлакый кыйммәтләр һәм мәдәният учагы һәрвакыт кирәк. Авыл – ул бер зур гаилә: бердәм, тату, ярдәмчел.

2015 елда Орымширмә авылы китапханәсе ябылгач, Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Орымширмә башлангыч мәктәбендә китап бирү пункты ачып, авыл балаларының рухи дөньясын баетырга ашыктылар.

Күпләр замана балалары китап укырга яратмый дип зарланса да, Орымширмәдә хәл башкача. Әлеге мәктәптә нибары 9-10 укучы белем ала, алар китапханәчеләрне зарыгып көтеп торалар. Чөнки алар китап укырга ярата, китапның көчен, белемнең әһәмиятен яхшы аңлыйлар.Укытучы Рәмзия Госмановнаның тырышлыгы аерым мактауга лаек. Ул балаларны китап дөньясына гашыйк итә, аларның иҗади сәләтләрен үстерергә булыша. Нәтиҗәдә, укучылар китапханә оештырган һәр чарада, конкурсларда бик теләп катнашалар. Алар рәсемнәр ясыйлар, шигырьләр сөйлиләр, төрле бәйгеләрдә активлык күрсәтәләр.

2015 елда Орымширмә авылы китапханәсе ябылгач, Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Орымширмә башлангыч мәктәбендә китап бирү пункты ачып, авыл балаларының рухи дөньясын баетырга ашыктылар.

     Күпләр замана балалары китап укырга яратмый дип зарланса да, Орымширмәдә хәл башкача. Әлеге мәктәптә нибары 9-10 укучы белем ала, алар китапханәчеләрне зарыгып көтеп торалар. Чөнки алар китап укырга ярата, китапның көчен, белемнең әһәмиятен яхшы аңлыйлар.

     Укытучы Рәмзия Госмановнаның тырышлыгы аерым мактауга лаек. Ул балаларны китап дөньясына гашыйк итә, аларның иҗади сәләтләрен үстерергә булыша. Нәтиҗәдә, укучылар китапханә оештырган һәр чарада, конкурсларда бик теләп катнашалар. Алар рәсемнәр ясыйлар, шигырьләр сөйлиләр, төрле бәйгеләрдә активлык күрсәтәләр.

    Китапханә хезмәткәрләре укучылар белән даими элемтәдә торалар. Аларга яңа китаплар алып киләләр, кызыклы дәресләр, әңгәмәләр үткәрәләр. "Минем яраткан китабым" дигән темага әңгәмә барышында балалар үзләре укыган китаплар турында сөйләделәр, иң кызыклы өзекләрне укыдылар. Мондый чаралар аларга китапка мәхәббәт тәрбияләргә, фикерләү сәләтләрен үстерергә ярдәм итәләр.

    Без,өлкәннәр, еш кына балаларны китап укырга яратмыйлар, дип әйтәбез. Орымширмә башлангыч мәктәбе белән Теләче үзәк китапханәсенең хезмәттәшлеге – моның нәкъ киресен күрсәтте. Әйдәгез, бергәләп балаларыбызны китап дигән серле дөньяга алып керик!

                                                                                                Гөлшат Яхина

                                                                                         Теләче үзәк китапханәсе

                                                                                                Гөлшат Яхина,   Теләче үзәк китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев