Бүген Үзәк ял паркында, китапханәчеләр тарафыннан «Көч бердәмлектә!» дигән күңелле чара үткәрелде.
- Әлеге чарада безнең балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә бик теләп катнашты. Җәйге кояшлы көндә балалар төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар. Программада халык уеннары: «Түбәтәй», «Йөзек салыш», «Колакка колак», «Очты-очты» һәм «Чүлмәк вату» кебек уеннар бар иде. Балалар табышмаклар да чиштеләр һәм әкият геройларын искә төшерделәр, - дип фотолар юллады безгә, өченче номерлы балалар бакчасы коллективы.



Нет комментариев