Күкчә авыл клубында егетләргә дип токмач кистеләр
Район яңалыклары

Күкчә авыл клубында егетләргә дип токмач кистеләр

Кичә Күкчә авыл клубында, «Ярдәм янәшәдә» акциясе кысаларында, апалар җыелышып махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга ярдәм итү максатыннан, 60 йомыркага камыр басып, токмач кистеләр.


- Аларның барысына да Аллаһның рәхмәте булсын!  Он һәм 60 йомырка алып биргән Расих  Хадиуллинга да зур рәхмәт! - дип хәбәр итә Күкчә  авылы клубы мөдире Рәйхана Антонова. 

 


Нет комментариев