Кул көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды
Район яңалыклары

Кул көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды

24-27 апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә, юниорлар арасында, кул көрәше буенча “Красный Молот” бөтенроссия ярышлары узды.

Тренер-укытучы Айрат  Кыямов җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы да әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайтты. 


Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 
Кучербаев Тамерлан – 1 урын 
Гараев Таһир - 2 урын 
Фәхриев Рөстәм – 2 урын 
Хуҗина Рания – 3 урын. 


Безнең спортчылар катнашкан Татарстан командасы 1 урынга лаек булды. Ә Тамерлан Кучербаев исә 2026 елда узачак Россия беренчелегендә катнашу мөмкинлеге алды.


Нет комментариев